12 ноябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда "ТАСС тәрәзәләре. Җиңү сәнгате" күргәзмәсе ачылды. Ул Мәскәү шәһәренең Россиянең заманча тарихы дәүләт үзәк музее тарафыннан тәкъдим ителгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Алабуга музей-тыюлыгы күп санлы иҗади проектларны тормышка ашыра, әлеге күргәзмә шуларның берсе. Чара кунакларын Алабуга музей-тыюлыгы генераль директорының фән буенча урынбасары Александр Деготьков һәм Россиянең заманча тарихы музееның өлкән фәнни хезмәткәре Альрид Чурбаев сәламләде. Кунаклар арасында Үзбәкстан Республикасы мәктәпкәчә һәм мәктәп мәгариф министрлыгы һәм Джизак өлкәсе мәгариф идарәсе вәкилләре бар иде.
Күргәзмәнең нигезен узган ел Грабарь исемендәге реставрация үзәгендә музейның 100 еллыгына реставрацияләнгән 100 плакат тәшкил итә.
Экспозиция проекты мәдәният эшлеклеләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен танылган сериянең иң яхшы плакатлары аша ача. Бу сәнгать әсәрләре җәмгыятьнең рухи һәм физик көчләрен берләштерүгә булышлык иткән, дошманга каршы тору өчен кешеләрне берләштергән. Тарихта моңарчы күрелмәгән рәссамнар һәм әдәбиятчыларның уртак эше сугышның үзенчәлекле сурәтләү елъязмасына әверелгән "ТАСС тәрәзәләрен" булдырырга мөмкинлек бирә.