"ХЕЗМӘТ ИТҮ" III БӨТЕНРОССИЯ МУНИЦИПАЛЬ ПРЕМИЯСЕ СТАРТ АЛДЫ

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Ул Җирле үзидарәне үстерүнең бөтенроссия ассоциациясе тарафыннан Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә һәм җирле үзидарәнең территорияләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга өлеш кертүче иң яхшы хезмәткәрләренең казанышларын билгеләп үтә.

Премиягә муниципаль оешма хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль берәмлек башлыклары, ТИҮ вәкилләре үз проектлары белән дәгъвә итә ала. Җиңүчеләр 10 номинациядә билгеләнәчәк. Тулырак  мәгълүматны премияслужение.рф сайтында белешергә мөмкин.

Узган ел премиягә Татарстаннан 738 гариза җибәрелгән.

Быел да катнашырга чакырабыз. Республикабызның проектлары һәм инициативалары турында бөтен ил белсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International