АЛАБУГА ҮЗӘК РАЙОН ХАСТАХАНӘСЕ КОМАНДАСЫН НЫГЫТА

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсе яңа хезмәткәрләрне сәламләүгә шат. 2025 елда команданы төрле белгечлекләр буенча 19 табиб тулыландырды, шуның 11е — яшь белгечләр. Яңа хезмәттәшләр арасында -неврологлар, участок терапевтлары, эпидемиологлар, педиатрлар, УЗИ табибы, акушер-гинекологлар, шулай ук ирле-хатынлы Ситдыйковлар.

Ситдыйковлар гаиләсе — Газинур Айрат улын һәм Эвелина Марат кызын турында аерым тукталасы килә. Алар Казанда ординатура тәмамлаган һәм максатчан юнәлеш буенча Алабуганы үзләренең яңа йорты һәм һөнәри үсеш урыны итеп сайлаган яшь белгечләр.

 Ситдыйков Газинур Айрат улы – врач-психиатр. Тумышы белән Башкортстаннан, 2023 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медицина академиясен, ә 2025 елда Казан дәүләт медицина университетында психиатрия буенча ординатураны тәмамлаган.

 Ситдыйкова Эвелина Марат кызы– врач-эндокринолог. Тумышы белән Чаллыдан, алты ел Ижевск дәүләт медицина академиясенең педиатрия факультетында укыган, шуннан соң Казан дәүләт медицина университетында эндокринология буенча ике еллык ординатура узган.

Талантлы һәм максатчан Ситдыйковлар Алабуга районы өчен кыйммәтле хезмәткәрләр. Аларның белемнәре һәм эшкә тугрылыгы безнең төбәкнең сәламәтлек саклаө өлкәсенә зур өлеш кертер дип ышанабыз.

Яңа табиблар адресына изге теләкләргә кушылабыз!

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы районнарына югары квалификацияле медицина кадрларын җәлеп итү  эшчәнлеге «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Медицина кадрлары» төбәк программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International