КУРАТОРЛАР ҺӘМ МАХСУС ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ГАИЛӘЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШУ УЗДЫ

2025 елның 14 ноябре, җомга

12 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә “Йолдызлык” мәдәни үсеш үзәгендә Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре һәм кураторлары белән очрашу узды. Монда эшкә урнашу һәм ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирелде.

“Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән даими очрашуларда кураторлар һәм идарә җитәкчеләре белән иң актуаль мәсьәләләр: көнкүреш ихтыяҗларыннан алып тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләренә кадәр фикер алышалар”, – дип билгеләп үтте ТГ каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International