


КФУның Алабуга институты студентлары Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасының Яр Чаллы шәһәрендә узган ир-атлар чемпионатында өченче урынны алдылар.
Команда «Көнчыгыш» зонасында уңышлы чыгыш ясады, киеренке көрәштә лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Команданың тренеры, физик культура һәм тормыш куркынычсызлыгы теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Раил Бекмансуров билгеләп үткәнчә, команда югарырак нәтиҗәгә исәп тоткан, әмма командада яңа уенчылар күп, һәм хәзер яңа буын ярыш тәҗрибәсе туплый гына. Шула да бронза медаль - алга таба үсеш өчен яхшы старт.
Турнир төбәкнең иң көчле студент командаларын җыйды. Бу сезонда Алабуга институты волейболчылары исемлеге шактый яңаруга карамастан, спортчылар көйле уен күрсәтеп, призлы урын яулый алды.
Команданы һәм тренерны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләсе стартларда яңа җиңүләр телибез!