





Алабуга сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим адым ясады – зур капиталь ремонттан соң район хастаханәсенең стационары ачылды.
Заманча медицина куәтенә бәя бирергә предприятиеләр җитәкчеләре, депутатлар һәм сәламәтлек саклау ветераннары килде. Кунаклар өчен экскурсияне баш табиб Мансур Потеев үткәрде. Ул тулысынча яңартылган палаталарны, яңа техника белән җиһазландырылган операция блогын һәм заманча реанимация бүлеген күрсәтте.
Ремонт кысаларында инженерлык коммуникацияләре, шулай ук бинаның фасадлары тулысынча яңартылган. Яңа тәрәзәләр, ишекләр, сантехник җиһазлар, вентиляция һәм янгын сигнализациясе системалары урнаштырылган. Барлык процедура кабинетлары, палаталар һәм эш урыннары санитар нормаларның актуаль таләпләренә туры китерелгән.
Яңартылган стационарның куәте тәүлек буе эшли торган 285 койка һәм көндезге 143 койка тәшкил итә. Район хастаханәсенең амбулатор-поликлиника учреждениеләре сменасына 2100 кешегә кадәр кабул итүгә исәпләнгән.
Баш табиб Мансур Потеев район башлыгы Рөстәм Нуриевка, шулай ук меценатлар һәм иганәчеләр – "Алабуга" МИЗ җитәкчесе Тимур Шаһивәлиевка һәм "Эссен Продакшен АГ" генераль директоры Леонид Барышевка җиһазлар сатып алуда бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.