
Алабуга районы буенча "Россия эше " кадрлар үзәгендә 11 ноябрьдә "Татпластик" ҖЧҖ катнашында " Эш бирүче көне" вакансияләр ярминкәсе узды. 18 вакансия тәкъдим ителде: станоклар һәм җайланмаларның автоматик һәм ярымавтоматик линияләре операторы, транспортировщик, пластмассадан эшләнмәләр җыючы һ. б.
Чара кысаларында компания продукциясе үрнәкләре күрсәтелде һәм булган вакансияләр буенча тулырак мәгълүмат бирелде.
Ярминкәгә 42 кеше килде. Барысы да әңгәмә үтте, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.