АЛАБУГАДА БЕР АТНА ЭЧЕНДӘ УРАМНАРНЫ ЯКТЫРТУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА 40КА ЯКЫН ГАРИЗА ЭШКӘРТЕЛГӘН

2025 елның 14 ноябре, җомга

Алабугада 5 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр урамнарны яктырту мәсьәләләре буенча халыктан 41 гариза килгән. Бүгенге көнгә 39 гариза ябылган, 2 гариза эштә.

Яктырту эшләре буенча ревизия паркларда һәм скверларда үткәрелде, шулай ук Сәяси репрессия корбаннары истәлеге скверында, “Пионер” паркында мондый эшләр башкарылган. Ленин мәйданында һәм шәһәргә кергәндә яңа ел иллюминациясен тоташтыру үткәрелде. Яктырту линиясе Нефтьчеләр һәм Тынычлык проспектларында, Разведчиклар, Землянухин урамнарында монтажланды.

Яктырту баганаларында эш Казан урамы буенча, Тынычлык, 50, Яшьләр ур., 9, Дурова тыкрыгы, 5 адреслары, шулай ук Чаллы һәм Танай шосселары буенча башкарылган.

Гаризалар бирү өчен телефон: 8-917-220-22-81.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International