АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНДА ТЕРРОРЧЫЛЫККА КАРШЫ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫ

2025 елның 14 ноябре, җомга

2025 елның 14 ноябрендә АМР Советының кече залында Алабуга муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Владимирович Косов, хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр прокуроры, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Комиссиядә мәдәният һәм мәгариф объектларының террорчылыкка каршы торышын көчәйтү чаралары, террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору эшчәнлеген оештыру, 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын гамәлгә ашыру буенча эш торышы турындагы мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International