




«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру елларында Алабуга һәм Алабуга районында 201 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. 2026 елда тагын 13 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, әлеге масштаблы проектның инициаторы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Барлык эшләр дә халык фикерен исәпкә алып башкарыла. Төзекләндерү эшләре башланыр алдыннан җыелышлар оештырыла, анда проект турында җентекләп фикер алышалар һәм һәркемнең тәкъдимнәре туплана.
Алабугалылар, үзгәргән ишегаллары фотосурәтләре белән комментарийларда уртаклашыгыз.