




Бүген сезгә "Хезмәт итү" Бөтенроссия премиясендә катнашучы — АМР Башкарма комитетының яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Дарья Воронко турында сөйләрбез. Ул безнең районны "Уң яр. Яшь гаиләләр" проекты белән "Гаилә иминлеге — дәүләт өстенлеге " номинациясендә тәкъдим итә. Проектның максаты – гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен торгызу.
Бу проектның тормышка ашырылуы гына түгел, киләчәктә дә эшләргә көчле этәргеч бирүе бигрәк тә отышлы. Дарья безнең районда яшь гаиләләр клубы оештыруга этәргеч булды!
2025 елда проектның яңа этабы — "Уң яр. Яшь ата-аналар мәктәбе. Тулысынча декретта" тормышка ашырылды. Башта проектта 50дән артык яшь гаилә катнашты, һәм алар белән эш дәвам итә. Бүгенге көнгә 100 дән артык гаилә ярдәм алды инде.
Мондый проектлар җирле инициативаларның тормышны яхшы якка үзгәртүен һәм районыбызда гаиләләр иминлеге өчен ныклы нигез булдыруын ачык күрсәтә.