

СОЛЛЕРС компаниясе тулы зурлыктагы җиде урынлы Sollers SP7 минивэннарын сату башлануы турында игълан итә. Автомобильләрне онлайн-киштәләрдә һәм Sollers дилерлык үзәкләрендә 4 690 000 сумнан алып була.
Алабуга заводында җитештерелгән универсаль уңайлы Sollers SP7 минивэны гаилә белән йөрү өчен дә, коммерцияле файдалану өчен дә – мәсәлән, таксида яки вәкиллекле автомобиль сыйфатында да файдаланырга мөмкин. Минивэн капоты астында Евро-6 экологик стандартына туры килә торган, гидротрансформаторлы сигез баскычлы автоматик коробка белән парда эшләүче 237 ат көчендәге 2 литрлы бензин турбодвигателе бар.
Яңа минивэнга 5 ел яки 150 000 км юл үтү гарантиясе бирелә.