Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Алабуга медицина көллиятенең Карьера үзәге студентлары һәм белгечләре 20 ноябрьдә Алабуга шәһәрендә узган «Чыгарылыш укучысы - 2026» һөнәри юнәлеш бирү акциясендә катнаштылар.
Әлеге чара Алабуга районы буенча «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ Идарәсе тарафыннан оештырылды һәм Алабуга муниципаль районы гомуми белем мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучыларын һөнәри юнәлеш бирүдә үзбилгеләнүгә һәм булачак һөнәр сайлауга юнәлдерелде.