
30 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Почта Татарстан халкына үз әниләрен матур открыткалар белән котларга тәкъдим итә, аларны илнең теләсә кайсы ноктасына җибәрергә була.
Шул ук вакытта почта бүлекчәсеннән открытка җибәрү мәҗбүри түгел. Теләгән һәркем моны өйдән яки офистан чыкмыйча, Россия Почтасы сайтындагы махсус бүлектән файдаланып эшли ала. Рәсмиләштергәндә почта открыткасының ошаган дизайнын сайларга, котлау текстын язарга, почта адресын һәм алучының индексын күрсәтергә кирәк. Исемле котлау открыткасын почтальон күрсәтелгән адрес буенча традицион кәгазьдә китерәчәк. Ул ялтыравык өслекле А5 форматындагы тыгыз кәгазьдә эшләнәчәк.