
Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге кешеләр ялгыз кала. Нишләргә соң? Ярдәмгә аны тәрбиягә алган гаилә килергә мөмкин. Россиядә инде йөзләгән өлкән кеше интернатларда түгел, ә тәрбиягә алган гаиләләрдә яши. Кешеләр өлкән яшьтәге күршеләрен, гаилә дусларын карый.
Татарстан Республикасында «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә» технологиясе 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы еллар эчендә безнең районда гаиләгә карауга 3 өлкән кеше алынды. Мондый гаиләләргә өлкән кешенең инвалидлык төркеменә карап, айлык акчалата түләү каралган.
Әгәр гаиләгезгә тәрбиягә өлкән кешене алырга теләсәгез, сезгә Городищенская ур., 4 йорт, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 8(85557)7-58-12, 7 -57 -23.