АЛАБУГА МУЗЕЙ ТЫЮЛЫГЫ БЕЛӘН БЕРГӘ САГЫНУ ХИСЛӘРЕНӘ ЧУМАБЫЗ

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Сезне Шәһәр тарихы музеенда совет көнкүреше тарихы залы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз. Биредә 1950-1990 еллар чоры турындагы истәлекләр җанлана, ә һәр экспонат үзенең кабатланмас тарихын сөйли.

Бу заман рухын саклый торган интерьер һәм көнкүреш әйберләре. Коллекция Алабуга музей-тыюлыгы фондларыннан һәм бренд хуҗасы, хосусый Социалистик көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов коллекциясеннән (Казан шәһәре) тупланган.

Монда һәр баланың хыялы булган уенчыклар, курчаклар, өстәл уеннары һәм конструкторларны күрергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International