Татарстан Республикасында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны елның 46 атнасында сезонлы дәрәҗәдә. Циркуляцияләүче респиратор вируслар арасында грипп этиологиясе булмаган вируслар өстенлек итә. Авыручылар саны барлык яшь төркемнәрендә дә кимеде. Бу хакта Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илдар Мөхәммәтшин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, COVID-19 авыруы тотрыклы рәвештә түбән дәрәҗәдә кала, үсеш тенденциясе белән.
ОРВИ авырулары узган атнадагы авырулар белән чагыштырганда
- Татарстан Республикасы буенча 44,4% ка (барлыгы 8982 кеше авырды)
- Алабуга районы буенча 49% ка (181 кеше авырды)
COVID-19 авыруы ТР буенча узган атнадагы авыру белән чагыштырганда 17.4% ка, Алабуга районында балаларда ике очрак расланган.
Гриппка каршы вакцинация халык санының кимендә 60% ы һәм куркыныч төркемнәрендәге затлар санының кимендә 75% ы булырга тиеш.
Барлыгы 51190 кешегә вакцинация ясалырга тиеш, шуларның 18245е балалар.17 ноябрьгә 18245 балага һәм 25 меңнән артык өлкәннәргә гриппка каршы прививка ясалган. Халыкны гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә.