ИНВАЛИД ГРАЖДАННАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА «МӘРХӘМӘТЛЕК –МИЛОСЕРДИЕ» ТР ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ДЕПУТАТЛАРЫНЫҢ ХАТЫН-КЫЗЛАР БЕРЛӘШМӘСЕ БЕЛӘН БЕРЛЕКТӘ ХАЛЫК ӨЧЕН КАЙНАР ЛИНИЯ

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 5 декабрендә инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

Әлеге телефон буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:

- инвалидлык алу, тернәкләнү өчен техник чаралар китерү проблемалары турында;

- медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында;

- социаль ташламалар һәм түләүләр алуга бәйле проблемалар турында;

- башка сораулар.

«Кайнар линия» телефоны: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71,

Whatsapp +7 960 049-68-14 мессенджерындагы хбәрләр өчен

Консультацияләр вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Консультация уздыралар:

• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил

• «Мәрхәмәтлек - Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре

* ТР Прокуратурасы

* ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

* Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

* Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

• Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге

* Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

• Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International