АЛАБУГАЛЫ ИНЖЕНЕР-КОНСТРУКТОР МОШЕННИКЛАРГА АЛДАНЫП, 800 МЕҢ СУМГА ЯКЫН АКЧА ЮГАЛТКАН

2025 елның 28 ноябре, җомга

Полициядә 30 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, 2 көн дәвамында аңа өч төрле абонент номерыннан билгесез кешеләр шалтыраткан. Алар үзләрен төрле дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре дип таныштырдылар һәм аның банк исәбеннән рөхсәтсез акча алу ихтималы булуы турында кисәттеләр.

Моны булдырмас өчен аңа акчаларын куркынычсыз исәпкә күчерергә киңәш итәләр. Үгетләүләргә бирелеп, ир-ат җинаятьчеләрнең берничә исәбенә 785 мең сум күчергән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникларның абонент номерлары Мәскәү шәһәрендә теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International