
"Алабугагаз" эшханәсенең агымдагы елга җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге турында шәһәр планеркасында предприятие башлыгы Руслан Русланов сөйләде. Предприятие Алабуга, Мамадыш, Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнарын хезмәтләндерә.
Идарәнең төп бурычлары булып тора:
- хезмәт күрсәтү зонасына керүче кулланучыларны табигый газ белән өзлексез тәэмин итү;
- имин хезмәт шартлары тудыру, хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу.
Татарстан Республикасында социаль өстәмә газлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә, ул газны җир кишәрлекләре чикләренә кадәр бушлай җиткерергә мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә әлеге программа буенча Алабуга районында 1874 гариза кабул ителгән һәм 1848 килешү төзелгән. 1745 йорт биләмәсе чикләренә кадәр газ китерелгән. Газ белән тәэмин итүгә 1275 торак йорт тоташтырылган, бу 73% тәшкил итә.
"Алабугагаз" предприятиясендә автопаркны яңарту эше дәвам итә. Авария-диспетчерлык хезмәте өчен ГАЗ-27057 маркалы яңа автомобиль алынды. Транспортның әлеге төре барлык кирәкле җиһаз белән җиһазландырылган һәм тиз арада авария хәлләрен бетерергә мөмкинлек бирә.