



Әниләр көне алдыннан «Ышаныч» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Сәлам сезгә, кадерле әниләр...» дигән традицион акция үткәрделәр. Белгечләр аерым игътибар һәм кайгырту бүләк итү өчен өйдә социаль хезмәт күрсәтү алучыларга адреслы котлаулар белән юл тоттылар.
Һәр очрашу чын күңелдән шатлык, җылы рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр белән тулы иде. Без бу искиткеч көнне һәр әнигә якыннарының җылысын һәм хөрмәтен тоеп яшәвен телибез.