Әлмәттә урнашкан бакча җир кишәрлеге мирас итеп алынган. Соңгы 3 ел дәвамында файдаланылмаган. Үз җиребезгә хокукыбызны саклап калу өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?
- 2025 елның 1 мартыннан үз көченә кергән 307нче номерлы федераль закон нигезендә торак пунктлар җирләрендәге җир кишәрлекләре, шулай ук бакча һәм яшелчә җир кишәрлекләре өчен өч еллык үзләштерү вакыты билгеләнгән.
2025 елның 1 мартыннан соң сатып алынган кишәрлекләр өчен үзләштерү вакыты милек хокукын теркәгән вакыттан исәпләнә.
2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган кишәрлекләр өчен үзләштерү вакыты 2025 елның 1 мартыннан исәпләнә.
Җир кишәрлеген файдалану өчен яраклы хәлгә китерү чараларының берсен үткәрергә кирәк. Алар арасында рельефны тигезләү, ваклау, киптерү, туфракны тыгызлау, чүп үләннәрдән чистарту һәм башкаларны аерып карарга мөмкин.