
3 декабрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Изге гамәлләр марафоны узачак. Чараның программасында – шәһәрнең иҗат коллективлары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыгышы. Шулай ук акция кысаларында бүләкләр тапшыру да булачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында кызыклы мастер-класслар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен хәйрия ярдәме җыю оештырыла.
Безгә кушылырга һәм янәшәбездә булганнарга ярдәм күрсәтергә чакырабыз.