




Россиядә ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әниләр хөрмәтенә, 28 ноябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында А. Т. Гәрәев исемендәге Балалар музыка мәктәбе укучыларының «Әни — минем музам» дигән күңелгә үтеп керерлек концерты узды.
Фортепиано бүлеге педагогы Э.А. Воеводина җитәкчелегендә яшь музыкантлар тамашачыларга онытылмаслык музыкаль ләззәт минутлары бүләк иттеләр, иң кадерле һәм иң якын кешеләргә – әниләргә багышланган әсәрләр башкардылар.
Музыка мәктәбе укучыларының чыгышлары чын күңелдән шатлык һәм күңел җылысы тудырды, тамашачыларның күңелләрендә якты һәм яонытылмаслык тәэсирләр калдырды.