КУЛЛАНУЧЫ ӘЛИФБАСЫ: ҖИҺАЗ САТЫП АЛУЧЫЛАР ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛЕК

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Закон нигезендә сатучы (башкаручы) кулланучыга товарлар турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш.

Товар турында мәгълүматта булырга тиеш:

товарның исеме;

товар җитештерүченең фирмасы исеме һәм урнашу урыны, җитештерүче (сатучы) тарафыннан сатып алучылардан дәгъвалар кабул итүгә вәкаләт бирелгән оешманың урнашу урыны;

товар мәҗбүри таләпләренә туры килергә тиешле стандартларны билгеләү;

товарның төп куллану үзенчәлекләре турында белешмәләр;

товардан нәтиҗәле һәм имин файдалану кагыйдәләре һәм шартлары (инструкция);

әгәр ул җитештерүче тарафыннан аерым товар өчен билгеләнгән булса, гарантия вакыты;

билгеле бер вакыт узгач, товар үзе яисә аның комплектлау детальләре кулланучының гомере, сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга, аның мөлкәтенә яисә әйләнә-тирә мохитенә зыян китерергә мөмкин булса, хезмәт итү вакыты;

товарны сатып алу бәясе һәм шартлары;

әгәр сатып алучы сатып ала торган товар кулланылышта булса яисә аның кимчелеге (кимчелекләре) бетерелсә, сатып алучыга бу хакта мәгълүмат тапшырылырга тиеш ;

сатучы товардагы кимчелекләр турында сатып алучыны телдән генә түгел, язма рәвештә дә (товар ярлыгында, товар чегында яисә башка ысул белән)кисәтергә тиеш;

ңиһазны әзерләнгән һәм аны бизәгәндә кулланылган материаллар турында белешмәләр;

товарны китерү һәм сатып алучыга тапшыру ысуллары, вакытлары, шартлары турында белешмәләр.

Товар турындагы мәгълүмат кулланучыларга җиһазга беркетелгән документациядә, этикеткаларда, маркировка яисә товарларның аерым төрләре өчен кабул ителгән башка ысул белән җиткерелә.

Кагыйдәләрнең 65 һәм 66 пунктлары нигезендә җиһазларны сатканда, якларның килешүендә башкасы билгеләнмәгән очракта, җиһазларны җыю аерым түләүгә башкарыла.

Игътибар!

Тиешле сыйфатлы мебель гарнитуралары алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел!

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә элемтәдә яңалыкларны күзәтегез https://vk.com/gosalcogolrt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International