
1-10 декабрьдә Алабугада Инвалидлар декадасы уза. Бу чорда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ттөрле чаралар планлаштырылган, шулай ук мәдәният, спорт һәм башка хезмәтләр учреждениеләренә баруга ташламалар бирелә.
Каралган төп ташламалар:
-нәфис фильмнарга көндәлек бушлай сеанс 15:00 сәгатьтә башлана.
- инвалидлыкның барлык төркемнәре өчен спорт объектларына бушлай керү
- Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының 17 музей-күргәзмә объектында бушлай керү
- шәһәрнең кайбер чәчтарашханә һәм теш дәвалау клиникаларында ташламалар.
Декада кысаларында сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле мәдәни, социаль һәм спорт чаралары планлаштырылган.
Инвалидлар декадасы – һәркем теләктәшлек күрсәтә һәм уңайлырак мохит булдыруга үз өлешен кертә ала торган мөһим вакыт.