2025 ЕЛДА ТАТАРСТАНДА ЯҢА ТӨЗЕЛГӘН ОБЪЕКТЛАРНЫҢ ЯРТЫСЫННАН АРТЫГЫ КРЕДИТ АКЧАЛАРЫН ҖӘЛЕП ИТЕП РӘСМИЛӘШТЕРЕЛГӘН

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2025 елның ун аенда Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу буенча 16 595 килешү теркәгән, шул исәптән 9 245 - кредит акчаларын җәлеп итеп. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткечләр 16 871 һәм 11 004 тәшкил иткән. Шул рәвешле, күчемсез милекнең беренчел базарында кредитлар кулланып килешүләр төзү өлеше узган ел 65% тан агымдагы елда 55% ка кадәр кимеде.

Шул ук вакытта Татарстан Росреестрында билгеләп үткәнчә, 2025 елның октябрендә өлешләп төзелештә катнашу буенча килешүләр саны узган елның октябре белән чагыштырганда 2,2 мәртәбә күбрәк теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International