ӘГӘР ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ ИСЕМЕННӘН ШИКЛЕ ШАЛТЫРАТУ КИЛСӘ

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Дәүләт хезмәтләренә ярдәм итү хезмәте операторлары беркайчан да смс хәбәрләр буенча парольләр, кодлар һәм контроль сорауга җаваплар сорамый. Әгәр дә кемдер Дәүләт хезмәтләре исеменнән шалтырата һәм бу мәгълүматларны сорый икән, бу –  мошенниклар.

Әгәр дә мондый хәлгә юлыксагыз, шундук сөйләшүне туктатыгыз, шалтырату вакытын һәм мошенникның телефон номерын теркәгез. Бу мәгълүматлар полициягә гариза бирү һәм шикле шалтырату турында хәбәр итү өчен кирәк булырга мөмкин.

Кайчан Дәүләт хезмәтләре исеменнән шалтырата алалар?

- Әгәр сез үзегез телефоннан мөрәҗәгать итсәгез һәм җавап көтсәгез

- Әгәр ярдәм хезмәте белән сөйләшү вакытында элемтә өзеклеге килеп чыкса

Ярдәм хезмәте операторлары мессенджерлар аша шалтыратмый — бары тик телефон аша гына. Әгәр очраклы рәвештә мошенникларга мәгълүмат бирсәгез, шунда ук шәхси кабинетка кереп, парольне алыштырырга тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International