ТАТАРСТАНДА "ЧЫРШЫ ОПЕРАЦИЯСЕ" БАШЛАНДЫ

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

 

Татарстан Республикасында “Чыршы” оператив-профилактик чарасы старт алды. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү очракларын булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән патрульлек оештырылган. “Чыршы” операциясе 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Алабуга урманчылыгы искәрткәнчә, законсыз кисү, урман утыртмаларын зарарлау гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян китерелгән очракта законнарда Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының туры номерына 8-800-100-94-00 хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International