Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1515 номерлы карары белән расланган җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре белән җайга салына, алар 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Әлеге Кагыйдәләрдә кулланыла торган "Хезмәт күрсәтүләр" төшенчәләре - җәмәгать туклануы хезмәтләре, алар җәмәгать туклануы продукциясен әзерләүне, җәмәгать туклануы продукциясен һәм башка азык - төлек һәм азык-төлек булмаган продукцияне (сатып алынган товарларны) әзерләү урынында да, заказлар буенча аннан читтә дә куллану һәм сату өчен шартлар тудыруны күздә тота.