
Татарстанда быел кыш, вәгъдә иткәнчә, карлы, ә соңгы атналар салкын булды, димәк, безнең канатлы дусларга хәзер бик җиңел түгел, чөнки аларга азык азайды, ә җылыну өчен энергияне күбрәк сарыф итәргә туры килә. Безнең ярдәмнән башка күп кенә кошлар язга кадәр яши алмаячак. Аларга ярдәм итү кыен түгел– җимлек ясау һәм даими рәвештә азык салу да җитә. Сезне көньякка очып китмәгәннәр өчен кышны бераз җиңеләйтергә чакырабыз. Барлык продуктлар да кошлар өчен яраклы түгел! Тозлы, кыздырылган орлыклар, кара ипи, бозылган азык аларга җитди зыян китерергә мөмкин.
«Түбән Кама» милли паркында һәр кыш саен «Кышын кошларны ашатыгыз» табигатьне саклау акциясе старт ала, аның кысаларында хезмәткәрләр конкурслар, экологик агарту дәресләре, мастер-класслар үткәрә, шулай ук кош ашханәләре төзекләндерелә, җимлекләр эленә һәм волонтерлар ярдәмендә даими тукландыру оештырыла.