17-18 ФЕВРАЛЬДӘ АЛАБУГАДА БЕРЕНЧЕ «КУНАКЧЫЛ АЛАБУГА» ГАСТРОФОРУМЫ УЗАЧАК!

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

17-18 февральдә Алабугада беренче «Кунакчыл Алабуга» гастрофорумы узачак!

ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган. «Кунакчыл Алабуга» спикерлары – кунакчыллык индустриясенең Россия экспертлары форумда катнашучылар белән кече шәһәрләрдә гастрономия һәм туристлык проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Туристлар һәм кунаклар агымын тудыру технологияләренә, коммуникация стратегиясен һәм корпоратив мәдәниятне төзүгә һәм үстерүгә аерым игътибар биреләчәк.

«Кунакчыл Алабуга»да катнашырга ресторан һәм отель бизнесы милекчеләрен һәм идарәчеләрен, шеф-поварларны, гастрономия, туристлык, вакыйгалы чараларны оештыручыларны чакырабыз.

Гастрофорумга алдан теркәлергә кирәк: gastroforum-elabuga.timepad.ru/event/3801...#.

«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге

Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 77.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International