УРАМДА ИГЪТИБАРЛЫРАК БУЛЫГЫЗ! ТҮБӘДӘ ҖЫЕЛГАН КАР ӨЕМЕ БИК КУРКЫНЫЧ!

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Һава шартларының даими үзгәрүе, шулай ук явым-төшемнәрнең күп явуы сәбәпле, бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар төшүен һәм бозлавыкларны булдырмау, шулай ук авария хәлләрен һәм бәхетсезлек очракларын искәртү максатларында ТР Алабуга муниципаль районы администрациясе карны, боз сөңгеләрен һәм түбәләрдәге бозлавыкларны вакытында җыеп алу кирәклеге турында искә төшерә. 

Администрация биналар, корылмалар һәм башка күчемсез милек объектлары милекчеләреннән, шулай ук идарәче компанияләрдән һәм йортлар буенча өлкәннәрдән түбәләрне һәм кәрнизләрне кардан һәм боз сөңгеләреннән мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә чистарту буенча барлык кирәкле чараларны кабул итүләрен үтенә.

Шулай ук оешмалар һәм йорт яны территорияләрендә кар җыюны тәэмин итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International