Ел башыннан (11.02.2026) Татарстан Республикасы территориясендә 351 янгын теркәлгән (үсеш 13,6% ), аларда 22 кеше һәлак булган (үсеш 83,3% яки 10 кешегә күбрәк). 19 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган (11,8% ка яки 2 кешегә үсеш).
Кешеләр һәлак булган янгыннарның сәбәпләре:
- ут белән саксыз эш итү (18 очрак)
- электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (4 очрак)
Янгын куркынычсызлыгы чаралары турында. Электр җиһазларыннан файдаланганда:
- челтәрне күп сандагы көнкүреш техникасыннан бушатырга, шулай ук зарарланган һәм тузган электр үткәргечләрен файдаланмаска;
- исәпләү приборларын һәм саклау аппаратларын читләтеп, электр челтәренә рөхсәтсез, ихтыярсыз тоташтыру тыела, чөнки бу янгын чыгу куркынычын шактый арттыра;
- электр җылыту приборларын караучысыз калдырып, кулдан ясалган һәм төзек булмаган җиһазлар кулланырга киңәш ителми;
- өйдән чыкканда, барлык электр приборлары сүнгәнме икәнен тикшерергә кирәк.
Янгын, ачык ут яки төтен ачыкланган очракта, кичекмәстән янгын сагына «101» яки «112»номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк.