ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ МОХИТНЕ САКЛАУ ТУРЫНДАГЫ ЗАКОННАРНЫ ҮТӘҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

17 февральдә 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә ТРның Алабуга муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итү планлаштырыла.

Гражданнарны Идел буе федераль округының

төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Трусов Дмитрий Александрович кабул итәчәк.

Кабул итүгә алдан язылу Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы телефоны буенча мөмкин: 8 (843) 590-66-36.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International