
Алабуга музей-тыюлыгының Сирәк коллекцияләр галереясында Михаил Сачевның (Екатеринбург шәһәре) шәхси коллекциясеннән “Сәнгать катылыгы. Чуен һәм башка металлар” Россия һәм Ауропа заводлары чуеннан нәфис кою әйберләренең кабатланмас җыелмасын тәкъдим итте.
Тантаналы ачылышта кунакларны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Мерзон, Ветераннар советы рәисе Геннадий Петрович Баганов сәламләде.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән “Алтын тимер”дән 124 экспонат арасында, барыннан да элек XIX–XX гасырлар чигендә бөтен дөньяда танылган легендар заводлар эшләнмәсе аерылып тора. Каслин заводы осталарының танылган рус сынчылары П.К. Клодт, Е.А. Лансере, Н. И. Либерих, А. П. Обера, Е. Напс һәм башкалар модельләре буенча башкарган эшләр аеруча кабатланмас.