
Татарстан Республикасында «Халык инспекторы» дәүләт системасы үз эшен дәвам итә. 2014 елдан әлеге сервис гражданнарга мобиль кушымта ярдәмендә юл хәрәкәте һәм төзекләндерү өлкәсендәге хокук бозуларны оператив рәвештә теркәргә мөмкинлек бирә.
2024 елның 9 сентябреннән мобиль кушымтаның яңартылган версиясе эшли башлады. Төп яңалык – акчалата бүләк алу мөмкинлеге. Хәзер актив гражданнар юлларда куркынычсызлыкка йогынты ясап кына калмыйча, һәр расланган хокук бозу өчен аерым категорияләр буенча түләүләр дә алырга мөмкин. Түләү суммасы хокук бозуның авырлыгына һәм төренә бәйле. Түбәндә физик затлар керемнәренә салым тотып калганчы тарифлар китерелгән (НДФЛ). Түләүнең йомгаклау суммасы күрсәтелгән күләмнең 87% тәшкил итә.
230 сум — светофорның тыючы сигналын узу;
300 сум – автомобиль белән идарә итү яки куркынычсызлык каешын такмаган пассажирларны йөртү;
300 сум — мотоцикл белән идарә итү яки пассажирларны мотошлемсыз йөртү;
435 сум – җәяүлеләргә яки велосипедчыларга юл бирү таләпләрен үтәмәү;
435 сум – хәрәкәт вакытында телефоннан файдалану (hands-free кулланмыйча);
1150 сум — тиешсез урында транспорт чарасыннан чүп чыгару;
1450 сум — каршы як полосага чыгу яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларын узу.
Акча күчерү административ хокук бозу турындагы эш буенча карар законлы көченә кергән көннән алып 40 эш көненнән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла. Алабугалыларны шәһәрдә куркынычсызлыкны һәм тәртипне арттыру өчен цифрлы сервислардан актив файдаланырга чакырабыз.