

Хөрмәтле алабугалылар! Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 17 февральдә, «Кунакчыл Алабуга» гастрофорумы башлана.
Өч көн дәвамында кунакчыллык индустриясенең заманча трендларын Алабуганың туристлык җәлеп итүчәнлеген үстерү өчен ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләшәчәкбез. Катнашучыларны илнең төрле төбәкләреннән хезмәттәшләре һәм экспертлары белән җанлы аралашу көтә.
«Кунакчыл Алабуга» ның төп вакыйгалары:
17 февраль
10.30 - 16.30-спикерлар чыгышлары
18 февраль
09.15 - 10.30-«Кунакчыллык индустриясе - үсеш нокталары. Алабуганы ничек туристлык шәһәре итәргә»
10.30 -17.15-спикерлар чыгышлары
19 февраль
14.00 - 17.30-Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының стратегик сессиясе
Гастрофорум мәйданчыгы
📍«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге
Алабуга шәһ., Тынычлык пр., 77
Кушылыгыз, без бергәләп шәһәребездә туристлыкны тагын да активрак үстерә алачакбыз.
Теркәлү: gastroforum-elabuga.timepad.ru/event/3801...