ЧАКЫРУ БУЕНЧА ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРНЕҢ БАЛАЛАРЫНА ПОСОБИЕ 1 ФЕВРАЛЬДӘН АРТКАН

2026 елның 16 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – дәүләтнең иң мөһим бурычларының берсе. 1 февральдән хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең балаларына, шулай ук хәрби белем бирү оешмасының беренче курсында укучыларга айлык пособие күләме 19 308 сумга кадәр артты.

Аны рәсмиләштерә ала:

- әни, опекун яки бала карап торучы туган

 Пособие билгеләнгән күләмдә бирелә һәм ел саен индексацияләнә.

Дәвамлылыгы:

- Пособие бала 3 яшькә җиткәнче түләнә.

Ничек алырга:

- Пособие баланың яшәү урыны буенча билгеләнә һәм түләнә.

 Пособиегә документлар бирүне цифрлаштыру бу эшне шактый гадиләштерде. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн-режимда эшләргә мөмкин (www.gosuslugi.ru/610789/1/form), шулай ук Россия социаль фонды яки КФҮ клиент хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International