Алабуга политехника көллияте студентлары хезмәт ветераны һәм атказанган укытучы Валентина Васильевна Беловага кунакка килделәр. Аларның максаты – ветеранга кышкы кар көртләре белән көрәштә ярдәм күрсәтү.
Яшь гвардиячеләр ишегалдын һәм түбәләрне кардан чистартты. Валентина Васильевна өчен кышкы чорда мондый ярдәм бик урынлы һәм кирәк чара.
Кардан чистарту эшләре тәмамланганнан соң, студентлар чәй эчтеләр һәм педагогның мавыктыргыч истәлекләрен тыңладылар.