ҮЗМӘШГУЛЬЛӘР ШУЛАЙ УК ТҮЛӘҮЛЕ БОЛЬНИЧНЫЙГА КИТӘ АЛА

2026 елның 17 феврале, сишәмбе

Быелдан үзмәшгульләрне ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент тормышка ашырыла. Ул һөнәри керемгә салым түләүчеләргә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр алырга мөмкинлек бирә.

Программада ничек катнашырга. Моның өчен нибары өч адым кирәк:

- Россиянең социаль фондында теркәлергә

-  иминият суммасын сайларга-елына 35 000 яки 50 000

- иминият кертемнәрен түли башларга

Бу күпме тора?

- Тариф - сайланган иминият суммасыннан 3,84% тәшкил итә.

 Түләү хокукы барлыкка килә:

- еллык кертемне түләгәннән соң 6 ай узгач,

- яки 6 ай өзлексез айлык түләүләрдән соң.

Түләү күләме иминият стажына һәм сезнең программада күпме катнашуыгызга бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International