


Алабугада актив студентлар, Җиңү волонтерлары 39нчы маскировка челтәрен әзерләделәр. Студентлар белән кулга-кул тотынышып педагоглар эшли. Михаил Березкин үз командасы белән "Барс" яшьләр үзәгендә "Без бергә" гуманитар штабында волонтерлар өчен мастер-класста катнашты.
Егетләр ике мөһим юнәлешне үзләштерделәр: "Раштуа мае" ясау һәм маскировка челтәрләрен үрүнең яңа төре.
Чара кысаларында махсус хәрби операция хәрбиләренә ярдәм итүдә кулланылачак дәвалау мае булдыру техникасы күрсәтелде. Гуманитар штаб барлык теләүчеләрне волонтерлык эшчәнлегенә кушылырга һәм гомуми эшкә үз өлешен кертергә чакыра. Сезне файдалы мастер-класслар һәм мохтаҗларга ярдәм итү мөмкинлеге көтә. Безнең сугышчыларга ярдәм итик! Җиңүне бергә якынайтыйк!