2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең җирләрдән файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары контрольдә тотылучы затлар белән хезмәттәшлексез 507 мең гектар мәйданда 8,5 меңнән артык тикшерү уздырган.
Профилактик чаралар нәтиҗәсендә 8,1 меңнән артык кисәтү ясалды һәм җир законнарын бозуга юл куймау турында 30 күрсәтмә бирелде. Моннан тыш, узган елда БПЛА кулланып 5 мең гектардан артык җир тикшерелгән, 101 очыш үткәрелгән.