

«Кояшкай» 12 нче балалар бакчасында «Балачактан ук» һөнәри юнәлеш бирү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның төп юнәлешләреннән берсе– тәҗрибә чаралары аша тәрбияләнүчеләрне һөнәри дөньяның күптөрлелеге белән таныштыру.
Кечкенәләр өчен «Сәламәтлек планетасы» даруханәсенә экскурсия оештырылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар даруханә хезмәткәрләренең эш үзенчәлекләре турында белеп кенә калмадылар, ә һөнәри атмосферага чума алдылар, бу мөһим һәм җаваплы белгечлекне үзләштерүдә беренче адымнарын ясадылар.
«Probудущее с детства» программасы киләчәктә һөнәрне аңлы рәвештә сайлау өчен нигез салып, тәрбияләнүчеләрнең дөньяга карашын киңәйтүне дәвам итә.