АЛАБУГАДА СОЛЛЕРС ТӨРКЕМЕ ТУЛЫ ЦИКЛ ТЕХНОЛОГИЯСЕ БУЕНЧА SOLLERS SF1 МИНИВЭННАРЫН ҖИТЕШТЕРӘ БАШЛАДЫ

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

«СОЛЛЕРС Алабуга» заводы Sollers SF1 җиде урынлы пассажир версиясен серияле җитештерүгә кереште. Автомобиль РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан таксида эшләү өчен расланган транспорт чаралары исемлегенә кертеләчәк.

Sollers SF1 пассажир модификациясе предприятиенең универсаль җыю конвейерында чыгарыла торган брендның киң линейкасын тулыландырды. Модельне чыгару тулы цикл технологиясе буенча оештырылган, ул барлык төп этапларны үз эченә ала: эретеп ябыштыру һәм кузовны чуму ысулы белән коррозиягә каршы эшкәртү, аны буяу һәм соңгы җыю.

Чыгарылган һәр автомобиль комплекслы тикшерү уза, аңа узелларны, агрегатларны һәм электр системаларын карау, интерьерның торышын контрольдә тоту, лак-буяу өслегенең һәм эретеп ябыштырылган җөйләрнең сыйфаты бәялү башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International