
2023 елдан Алабуга Лисичанск һәм Рубежный мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен үз ишекләрен ачты, аларга урта белемне тәмамлау мөмкинлеге бирде. Бу проект сыйфатлы белем алырга һәм Татарстанның югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә омтылучы Луганск Халык Республикасы укучыларына ярдәм итә.
Хәзерге вакытта Алабугада Луганск Халык Республикасыннан 60тан артык укучы белем ала, һәм соңгы өч елда аларның 150се урта белем турында аттестатларны уңышлы алды. Бу аларга төбәк вузларында укуларын дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Лисичанск һәм Рубежныйдан тагын бер мәктәп укучылары төркеме Алабугада агымдагы елның февраль ахырында киләчәк.