РАЙОН БАШЛЫГЫ ПОСПЕЛОВО АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ХАЛКЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

2026 елның 20 феврале, җомга

Алабугада район башлыгы Рөстәм Нуриев Поспелово авыл җирлеге халкы белән очрашты. Традиция буенча халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга җаваплар ала алды.

Очрашу кысаларында Алабуга районының узган елдагы казанышлары һәм 2026 елга үсеш планнары турында сөйләделәр. Алабуга районы республика муниципаль районнары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында 1 урынны алып тора, дип билгеләп үтте башлык.

"Авыл халкының күп кенә мөһим проблемалары үзара салым программасы ярдәмендә хәл ителә. Узган ел авыл торак пунктларында инфраструктураны төзекләндерү һәм яңарту буенча зур эш башкарылды. Поспелово авыл җирлегендә без шулай ук юлларны, җәмәгать урыннарын төзекләндерү һәм коммуникацияләрне яңарту буенча эшне этаплап дәвам итәчәкбез", - диде Рөстәм Нуриев.

Хисап белән авыл җирлеге башлыгы Сергей Сандаков чыгыш ясады. 2025 елда Поспелово авыл җирлеге Советы тарафыннан 20 утырыш үткәрелгән, анда 41 карар кабул ителгән. Җирлек башкарма комитеты тарафыннан 200 карар һәм 14 күрсәтмә чыгарылган.

Хисап чорында электрон документ әйләнеше системасында гражданнарның 104 мөрәҗәгате теркәлгән.

Гражданнардан үзара салым программасы нәтиҗәләре буенча 2025 елда 1 351 500 сум җыелган. Республика бюджетыннан 5 406 000 сум акча бүлеп бирелгән. Гомуми сумма 6 7575 00 сум тәшкил иткән. Акчалар Мальцево авылында Тынычлык, Снежная, Нарат, Радужная урамнарын яктыртуга тотылган. Шулай ук Луговой бистәсендә урамнарны яктырту һәм электр челтәрләренә технологик тоташтыру үткәрелгән. Моннан тыш, акчаларга Поспелово авылында урамнарны яктырту һәм Мальцево авылында Чаллы урамына асфальт җәю эше башкарылган.

Җирлекнең торак пунктларында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Республика программасы буенча Мальцево авылында мәктәп автобусы өчен борылыш мәйданчыгы булдыру күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International