

Температура үзгәрү сәбәпле, бина түбәләрендә бозлар барлыкка килә һәм кар өемнәре җыела. Кар һәм боз сөңгеләре төшүе җитди җәрәхәтләргә һәм милеккә зыян китерергә мөмкин. Без халыкны игътибарлы булырга чакырабыз.
Халык өчен тәкъдимнәр:
- маршрутны планлаштырыгыз. Биналар янында һәм түбә кәрнизләре астында йөрмәскә тырышыгыз. Милекне саклагыз. Автомобильләрне йорт диварлары янында һәм түбәләрдән кар, боз төшү мөмкин булган урыннарда калдырмагыз.
- Кар чистарту вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре. Түбәләрдә 20 см дан артык калынлыкта кар тупланмаска тиеш. Эшләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, куркыныч зоналарны койма белән әйләндереп алып башкарылырга тиеш.
- Бина хуҗаларына кар һәм боз контрольсез җыелмасын өчен махсус киртәләр һәм кар тоткычлар урнаштыру тәкъдим ителә.
Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Әгәр дә сез куркыныч боз сөңгеләре яки түбәдә асылынып торган кар өеме күрсәгез, бу хакта кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк:
«Ачык Алабуга» системасына телефон: 8 (85557) 5-82-22. Белгечләр тиз чаралар күрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, күп фатирлы йортларның түбәләрен чистарту өчен идарәче компанияләр җаваплы. Сез аларга гариза калдыра аласыз - телефон номерларын безнең карточкаларда табарсыз.