
«Tolles Diktat» бөтенроссия ачык акциясе 16-28 февральдә онлайн һәм офлайн форматларда Россиядә 14 нче тапкыр уза. Быел бу акциягә Алабугадагы «Түгәрәк өстәл артында очрашулар/Stammtischklub» немец телен яратучылар клубы әгъзалары да кушыла.
Клубны оештыручылар барлык теләүчеләрне 27 февральдә 09:30 сәгатьтә Алабуга музей-тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсенә «Tolles Diktat» акциясендә катнашу һәм B1 дәрәҗәсендә диктант язарга чакыра.