.jpg)
Пилотсыз очу аппараты очышлары һәм аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләре белән бәйле фото һәм видеоматериалларны бастыру катгый рәвештә тыела. Бу карар Татарстан Республикасы Рәисенең 2025 елның 29 августындагы 695 номерлы Боерыгы нигезендә кертелгән. Бастыру өлешендә чикләүләр хакимият органнарының рәсми басмаларында һәм аларга сылтама белән мәгълүматка кагылмый.
Онытмагыз, мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләргә комачаулыйсыз. Күктә БПЛА күрсәгез, 112 номерына шалтыратыгыз.